420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда йорт ишегалдында ир-атны таптаткан машина йөртүчене эзлиләр. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекцисендә хәбәр иттеләр.
6 мартта Сәет-Галиев урамындагы 6нчы йорт ишегалдында билгесез машина иминлек тизлеген сайламаган һәм 33 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Машина йөртүче зыян күрүчегә ярдәм күрсәтмәгән, һәлакәт урыныннан качып киткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең аягы имгәнгән, ул травпунктка китерелгән. Табиблар ир-атны караганнан соң аны өенә җибәргән.
Казан Дәүләт автоинспекциясе бу һәлакәт шаһитларын 533-38-15, 533-38-48 телефоннарына шалтыратуларын сорый.