Казанда ике багана ауган, берсе «Газель» машинасын яньчегән

Бу хәл бүген көндез Даурия һәм Зорге урамнары чатында, «Родина» базары тирәсендә булган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике багана ауган, берсе «Газель» машинасының кузовын яньчегән. Һәлакәт урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Шаһитлар сөйләвенчә, бу хәл бүген көндез Даурия һәм Зорге урамнары чатында, «Родина» базары тирәсендә булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, баганаларның берсе юлга ауган, икенчесе «Газель»нең кузовын яньчегән.

Зыян күрүчеләр юк.