Юл-транспорт һәлакәте аркасында республиканың Мамадыш районы юлы өлешчә ябылган

Юл-транспорт һәлакәтендә берничә машина бәрелешкән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Казан-Чаллы юлында шаһитлар фура, грейдер һәм җиңел машина катнашындагы юл һәлакәтен видеога төшергәннәр. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Һәлакәт бүген иртән республиканың Мамадыш районында булган. Юлда буран булу аркасында ике чит ил машинасы, «Мерседес» фурасы һәм грейдер бәрелешкән. Һәлакәт аркасында юл хәрәкәте өлешчә чикләнгән. Хәзер хәрәкәт тулысынча ачылган.

Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк, дип сөйләделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.