Владимир Этуш вафат

СССРның халык артисты Владимир Этушка 96 яшь булган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). СССРның халык артисты Владимир Этуш 97 нче яшендә вафат булган. Бу турыда «РИА Новости»га Вахтангов исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Әлегә артистның үлем сәбәбе билгеле түгел. Театр директоры Кирилл Крок сүзләренчә, Владимир Этуш хастаханәдә вафат булган.

Артист белән хушлашу чарасы театрда узачак. Көне һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.