Казанда “Лента” гипермаркетыннан йөздән артык кешене эвакуацияләгәннәр

Хәзер кибет гадәти режимда эшли.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). Казанның Копылов урамындагы “Лента” гипермаркетында янгын сиггнализациясе автомат рәвештә эшли башлаган һәм якынча йөз кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автоматик янгын сигнализациясенең сәбәпсез эшли башлавы аркасында кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Кибеттән йөзләп кеше үзләре чыккан. Хәзер кибет гадәти режимда эшли.