Азнакай районында юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Авария нәтиҗәсендә, трассада «бөке» барлыкка килгән.
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, дип хәбәр итә социаль челтәр кулланучылары.Фаҗига бүген иртән Сарман-Азнакай трассасында Карамалы авылы янында булган. Авария нәтиҗәсендә «Лада Калина» машинасындагы ике кешенең гомере өзелгән.