news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янындагы трассада авариягә юлыкканнан соң җиңел машина юл читенә төшеп киткән

Нәтиҗәдә, хатын-кыз йөртүченең башы җәрәхәтләнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы трассада авариягә юлыкканнан соң җиңел машина юл читенә төшеп киткән, юл һәлакәтендә бер хатын-кыз зыян күргән.

Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге тугызынчылар киткәч Казан – Яшел Үзән трассасында булган. Ике җиңел автомобиль дә Яшел Үзәнгә таба хәрәкәт иткән. Кайсыдыр мизгелдә машиналарның берсе, икенче автомобильгә ышкылып, каршы як полосага чыккан һәм юл читенә төшеп киткән.

Республика Дәүләт автоинспекциясеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, җиңел автомобиль белән идарә иткән автоледи, башка машинага бәрелмәс өчен, рульне кисәк борган һәм автомобиль кюветка очкан.

Нәтиҗәдә, хатын-кыз йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Табиблар куйган башлангыч диагноз буенча, аның баш мие селкенгән.

«Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Казан – Яшел Үзән трассасында «ГАЗель» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиле тимер өеменә әверелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100