news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елда кредит буенча бурычы булганнар керемнәренең бер өлешен саклап кала алачак

1 гыйнвардан бурычлы кешенең кагылгысыз минималь керемгә хокукы барлыкка килә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елдан банкка бурычлары булган кешеләр үз керемнәренең бер өлешен түләтүдән саклый алачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

234-ФЗ законы нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан бурычлы кешенең кагылгысыз минималь керемгә хокукы барлыкка киләчәк. Моның өчен гражданин аның кеременә бурычны түләттерү турында эш кузгатылган яки алып барыла торган суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Анда ул ай саен хезмәт хакын һәм башка керемнәрне яшәү минимумы күләмендә саклап калу турында гариза яза, дип аңлата эксперт.

Әмма бу яңалык алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау һәм җинаять нигезендә китергән зыянны каплау таләпләре булган башкарма документлар буенча бурычлы кешеләргә кагылмый, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100