Узган елда Түбән Кама районында чыккан янгыннарда 15 кешенең гомере өзелгән

Узган елда Түбән Кама районы территориясендә чыккан янгыннарда 15 кешенең гомере өзелгән
(Түбән Кама, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). 2007 елда Түбән Кама районында 205 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда 15 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре хәбәр итә.
Коткаручыларның сүзләренә караганда, ахыры аянычлы тәмамланган янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү һәм электр үткәргечләренең төзек булмавы. Кагыйдә буларак, янгыннарда исерек хәлдәге кешеләр һәлак була, нигездә, алар пенсионерлар һәм билгеле бер һөнәре булмаган кешеләр. “Һәлак булучыларның күпчелеге үзләренең ваемсызлыклары аркасында якты дөнья белән хушлашкан”, - дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр.
Агымдагы ел башыннан Түбән Кама районы территориясендә 2 янгын чыгу очрагы теркәлгән, зыян күрүчеләр юк.