Бүген кичке 6 га шартлаган йортның ике подъездына электр энергиясе һәм җылылык биреләчәк

Бүгенге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү хакындагы төгәл мәгълүматлар, 18 сәгатьтән соң игълан ителәчәк
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Казанның Малая Печерская урамындагы 7 нче йортта бүген төнлә булган шартлаудан зыян күргән беренче подъезд хәрабәләрен аралау эше кичке 6 га тулысынча тәмамланачак. Бу хакта журналистларга ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе рәисе Равил Моратов һәлакәт урынында комиссиянең чираттан тыш утырышыннан соң хәбәр итте. Журналистларга ирештерелгән соңгы мәгълүматларга караганда, корбаннар саны 7 гә җитә (шул исәптән хастаханәдә җан биргән хатын-кыз да). Бу – рәсми версия. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләреннән шулай ук гәүдә фрагментлары табылу хакында да мәгълүмат алынды. Хәзерге вакытта һәлак булучыларның шәхесен ачыклау эшләре дәвам итә. Хәрабәләр арасыннан исән килеш коткарылган ике кешенең берсе 12 нче шәһәр хастаханәсенә озатылуы мәгълүм.
3 подъездлы бу йортның 12 фатирдан торган беренче подъездында 39 кеше теркәлүе билгеле. Әмма аларның барысы да теркәлү урынында яшәми. Моннан тыш, бәйрәмнәр булу сәбәпле, анда яшәүчеләрнең дә кайберләре шартлау моментында үз фатирларында булмавы мөмкин. ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары Ренат Тимерҗанов комиссия утырышыннан соң белдергәнчә, биредә яшәүчеләрнең хакыйкатьтәге санын ачыклау өчен сораштырулар үткәрелгән. «Танышлары, туганнары күршеләренең барысы белән дә йөзгә-йөз сөйләшеп булмады. Күбесе белән телефон аша аралашырга туры килде. Алардан алынган мәгълүматлар буенча, бу подъездда 31 кеше яшәгән булырга тиеш», – дип белдерде министрның беренче урынбасары. Аның сүзләренчә, шул исемлек буенча барлаганда, хәбәрсез югалучылар дип 5 кеше исәпләнә (араларында 7 яшьлек бала да бар).
Равил Моратов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге карамагындагы барлык хезмәтләр, Сәламәтлек саклау министрлыгының зыян күргән йортта яшәүчеләрне вакытлыча башка җиргә урнаштыру, аларның туклануын тәэмин итү буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте. Зыян күргән йортның исән калган подъездларындагы 24 фатирда яшәүчеләр инде бүгенге төнне үк үз куышларында үткәрә ала. Равил Моратов белдергәнчә, фатирларның тәрәзә пыялалары яңадан куелган, инде электр энергиясе бирелгән. Ә җылылык кичке 6 да биреләчәк. Газ иртәгә кичке 6 га кадәр ялганачак.
Шартлауның сәбәпләрен ачыклау дәвам итә. Моның белән махсус эшче төркем шөгыльләнә. 2 нче каттагы фатирларның берсендә табигый газ шартлавы әлегә төп версия булып кала.
«Үлүчеләрне күмү буенча шәһәр, республика кирәкле ярдәм тәкъдим итәргә әзер»,– дип белдерде беренче вице-премьер. Күмү өчен матди ярдәм каралачак. Равил Моратов белдергәнчә, моннан тыш тулысынча җимерелгән беренче подъездда яшәүчеләрне вакытлыча торак белән тәэмин итү, аны җиһазлау өчен дә матди ярдәм бүлеп биреләчәк. Ә алга таба аларны даими торак белән тәэмин итү чаралары күреләчәк.
Йортның исән калган подъездларында яшәүчеләрнең алдагы язмышлары ничек булыр? Биредә алга таба яшәү куркынычсыз булырмы? «Белгечләр йортның тышкы һәм эчке ягын карап чыкты. Калган подъездларда җитди җимерелүләр юк. Иртәгә көндезге 12 гә кадәр экспертлар безгә ахыргы заключение бирергә тиеш. Аның нәтиҗәсендә калган 24 фатирда алга таба яшәү мөмкинме-юкмы икәнлегенә ачыклык керәчәк, шуңа карап шәһәр, Министрлар Кабинеты аларны фатирлы итү мәсьәләсе турында карар кабул ителәчәк», – дип белдерде Равил Моратов.
Бүгенге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү хакындагы төгәл мәгълүматлар, 18 сәгатьтән соң (комиссиянең икенче утырышыннан соң) игълан ителәчәк.