news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Полиция хезмәткәрләре Казанда 13 яшьлек укучыга бәйләнгән кешене ачыклаган

Укучы кызга 15 яшьлек яшүсмер бәйләнгән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция хезмәткәрләре «Арт Сити» торак комплексы янында 13 яшьлек кызга билгесез кеше бәйләнү турындагы мәгълүматны оператив рәвештә тикшерде.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укучыга 15 яшьлек яшүсмер бәйләнгән. Аның шәхесе ачыкланган.

«Алга таба карар кабул итү өчен барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, полиция Казанда билгесез кешенең 13 яшьлек кызга бәйләнүе турындагы мәгълүматны тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100