news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртән Казанда буран аркасында юлларда 10 баллы бөкеләр хасил булды

Хәрәкәтнең иң кыенлашкан урыннары Әмирхан, Техник, Зорге, Җиңү проспекты урамнарында күзәтелә.

Иртән Казанда буран аркасында юлларда 10 баллы бөкеләр хасил булды
"Яндекс Пробки" сервисы

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән көчле буран аркасында Казанда 10 баллы бөкеләр хасил булды. «Яндекс.Бөкеләр» сервисы мәгълүматларыннан күренгәнчә, хәрәкәтнең иң кыенлашкан урыннары Әмирхан, Техник, Зорге, Җиңү проспекты урамнарында күзәтелә.

Моннан тыш, «Яндекс.Бөкеләр» сервисында юллар шәһәр үзәгендә, Горький шоссесында, Мамадыш трактында һәм башка урамнарда кызыл төс белән билгеләп үтелгән.

Элегрәк «Татар-информ» буран аркасында Татарстанда шәһәрара автобуслар хәрәкәтен вакытлыча япканнар, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100