news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан янында «Шкода» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Биектау районы үзәгендә булган.

Казан янында «Шкода» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Казан янында «Шкода» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машинаның йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Биектау районы үзәгендә булган. Биредә хатын-кыз идарә иткән «Шкода» машинасы һәм «Скания» йөк автомобиле юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Аны ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар.

Шаһитлар әйтүенчә, җиңел автомобильдә кечкенә бала да булган. Ул зыян күрмәгән.

Авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100