ТРда коляскалы инвалид ир 14 яше тулмаган үсмер белән җенси мөнәсәбәткә керүдә шикләнелә

Шуның буенча җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанлы 34 яшьлек Дмитрий Афанасьев 14 яше тулмаган үсмер белән җенси мөнәсәбәткә керүдә шикләнелә. Россия Тикшерү комитетының Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге аңа карата РФ ҖКның 134 нче маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү версиясе буенча, 2014 елның мартында Афанасьевның танышы булган 2001 елгы кыз бала классташы белән интим мөнәсәбәткә керүе турында сөйли. Шуннан соң ир, алайса якыннарыңа бу турыда сөйлим, дип куркытып, кызның үзе белән интим мөнәсәбәткә керүен таләп итә башлый. Хәзерге вакытта кызның Афанасьев белән кимендә 7 тапкыр җенси мөнәсәбәткә кергәне билгеле.

Шушы җинаятькә катнашы булуын ир танымаган. Аның коляскалы инвалид булуын исәпкә алып, тикшерү органы аны кая да булса чыгып китмәскә һәм тәртипле торырга кул куйдырган. Хәзерге вакытта Афанасьевның җинаять эшендә башка эпизодларда да катнашы булу-булмау мәсьәләсендә тикшерү бара, чөнки 2001 елгы тагын бер кызның да бу ирнең корбаны булуы турында мәгълүмати нигез бар.