Түбән Камада йорт хайваннары белән бергә сарай янган

Төнлә Ключ Труда бистәсендә терлекләр яшәгән сарайда янгын чыккан.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада йорт кошлары, кәҗә һәм сарыклар яшәгән сарай янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.Ключ Труда бистәсендә янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 3.00 сәгать тирәсендә килгән.Беренче булып ярдәмгә Шәңгәлче авылы янгын сүндерүчеләре ярдәмгә килгән. Янгын 52 квадрат метр мәйданлы сарайны һәм печәнлекне чолгап алган. 55 яшьлек хуҗа янгын сүндерүчеләргә сарайда хайваннар калуы турында сөйләгән.Янгын 15 минутта сүндерелгән. Анда егерме тавык, тугыз сарык һәм дүрт кәҗә янып үлгән.Беренчел мәгълүматлар буенча янгын чыгуга дөрес җыелмаган электр җиһазы сәбәп булырга мөмкин.