Әлмәт кешесе абыйсына пычак белән кадаган

Шикләнелгән зат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 6 ноябрь көнне бәйрәм итеп утырган вакытта ике туган арасында низаг килеп чыга һәм аларның берсе икенчесенә пычак белән кадый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Күкрәге яраланган 52 яшьлек ир-атны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә салганнар. Шикләнелгән зат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Бүгенге көндә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатырга уйлыйлар.