Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә машина хуҗасы үлгән

Лаеш районында, Казан – Атабай трассасының 30нчы чакрымында булган һәлакәттә автомобиль йөртүчесе салон эчендә кысылып калган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бердәм диспетчерлык хезмәтенең "112" номерына Татарстанның Лаеш районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт бүген иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Казан – Атабай трассасының 30нчы чакрымында булган. Һәлакәт аркасында бер автомобильнең йөртүчесе салон эчендә кысылып калган. Коткаручылар ир-атның үле гәүдәсен автомобильдән алган.