Уфада Covid-19 сәбәпле Республика көнендә күмәк чаралар гамәлдән чыгарылды

Планлаштырылган чараларның бер өлеше онлайн-режимда узачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Уфада коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында киң күләмле күмәк чаралар һәм Республика көне уңаеннан бәйрәм фейерверкы гамәлдән чыгарылды. Бу хакта «Башинформ» яза.

Билгеләп үтелгәнчә, планлаштырылган чараларның бер өлеше онлайн-режимда узачак. Бәйрәмгә багышланган тантаналы җыелыш ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп узачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 октябрьдән Татарстанда коронавирус чикләүләрен катгыйландыру планлаштырыла.