Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы: Республикада үлем очраклары артты

Моның сәбәпләре төрле, диде министр урынбасары.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Республикасында үлем очраклары арткан.

«Кызганычка, бездә үлем-китемнең артуы турында мәгълүмат бар», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

Моның сәбәпләре төрле: олы яшькә җитеп үлүчеләр категориясе бар, дип сөйләде ул.

Министр урынбасары өстәп әйткәнчә, Казанда патологоанатомик хезмәт эшен Республика клиник хастаханәсендә һәм 7нче шәһәр хастаханәсендә алып баралар.