Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны буенча яңа максимум теркәлгән

Пандемия башланганнан алып әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясеннән 936 кеше вафат булган, бу – яңа максимум. РИА Новости агентлыгы оператив штаб мәгълүматларына таянып шул хакта хәбәр итә.

Аерым алганда, Мәскәүдә – 71, Санкт-Петербургта – 55, Свердловск өлкәсендә 46 кешенең гомере өзелгән. Моннан алдагы рекорд (929) 6 октябрьдә теркәлгән иде, кичә 924 кешенең вафат булуы хакында хәбәр ителде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып әлеге чирдән үлгән кешеләрнең гомуми саны 214 485кә җитте.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирус инфекциясен 236 миллионнан артык кеше йоктырган, ә Джонс Хопкинс Университеты исәпләүләре буенча аларның саны 237 миллионга якынлашып килә; 4,8 миллионнан артык пациент якты дөнья белән хушлашкан. АКШ, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә вазгыять аеруча катлаулы. Россия бу исемлектә бишенче урынны били.