Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда күп катлы йортта янгында бер кеше үлгән, берсе зыян күргән
Ут белән көрәшүчеләр, бачкычтан менеп, бишенче каттан биш кешене коткарган.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда күп катлы йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Гафиятуллин тыкрыгындагы 5нче йортта урнашкан бер фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Урында янгынның икенче каттагы фатирда чыгуы ачыкланган. Ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк йорттан 25 кеше, шул исәптән биш бала урамга чыгып өлгергән.
7.33 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булган. Аның шәхесе ачыклана. Йортта яшәүче тагын бер кеше зыян күргән.
Ут белән көрәшүчеләр, баскычтан менеп, бишенче каттан биш кешене коткарган.
Янгынның мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Сәбәбе ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз