Казанда 12 яшьлек малайны тиешсез урында юл аша чыккан вакытта машина бәрдергән

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 12 яшьлек малайны тиешсез урында юл аша чыккан вакытта машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 8.00 сәгатьтә «Шевроле Лачетти» автомобилен идарә итүче 36 яшьлек ир-ат Бигичев урамындагы 30нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, имин тизлек сайламаган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган 12 яшьлек мәктәп укучысын таптаткан», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.