Зур иярченнең Җиргә төшү вакыты аталды

Астрономнар исәбе буенча, «Молния 1-44» иярчененең төшүе 20 октябрьдә көтелә.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). «Молния 1-44» совет элемтә иярчене якын арада Җиргә төшәргә мөмкин. Галәм аппараты орбитага 1979 елда җибәрелгән, дип хәбәр ителә «360» телеканалы сайтында

Астрономнар исәбе буенча, «Молния 1-44» иярчененең төшүе 20 октябрьдә көтелә.

Галимнәр аппаратның атмосфера катлавында янып бетү ихтималын да искәртә. Әгәр дә янып бетмәсә, ярты тонналы иярченнең Җир белән бәрелешүе һәлакәткә китерергә мөмкин.