Россельхознадзор Татарстанга тилчә вирусын кертмәү өчен тиешле чаралар күрә

Хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны канунсыз күчерүне чикләү өчен, 11 контроль-үткәрү пункты оештырылган.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Башкортстаннан тилчә вирусын кертмәү максатыннан, хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен канунсыз күчерүне чикләү өчен, 11 контроль-үткәрү пункты оештырылган. Алар түбәндәге җирлекләрдә булдырылган:

•Актаныш районының Тынламас, Чуракай, Иске Байсар авылларында, шулай ук паром кичүендә;

•Азнакай районының Тымытык авылында;

•Баулы районына караган М5 "Урал"трассасында һәм Уба авылында;

•Мөслим районының Баек авылында;

•Ютазы районының Урыссу – Октябрь автомобиль юлында һәм Алабукүл авылында;

•Бөгелмә районының Ростовка авылында.

2017 елның 5 октябрь көнендә Владимир шәһәрендәге "ФДБУ ВНИИЗЖ" оешмасының лаборатор тикшеренүләре нәтиҗәсендә, тилчә вирусының генетик материалы һәм аңа каршы антитәнчекләр табылган. Паламатериалны Башкортстандагы Туймазы районының Үрмәкәй, Йөрмөхәмәтов һәм Кандры авылындагы маллардан алган булалар.

Башкортстан территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Әлеге республиканың Ветеринария хезмәте бу вирусны юк итү буенча карантин чаралары үткәрә.