Полиция Мәскәү кибетенә мина куелу турында хәбәр иткән ирне тоткарлаган

Федераль иминлек хезмәте мондый ялган хәбәрләрдән салынган зыян 300 миллион сумны тәшкил итүе турында җиткерде.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ”). Полиция хезмәткәрләре телефон террорчысын тоткарлаган. Ул Мәскәүнең Ленинград проспектындагы бер кибеттә мина куелу турында ялган хәбәр җиткергән. Эчке эшләр министрлыгына караган башкала идарәсе хәбәр иткәнчә, бу гаепләнүче Мәскәү өлкәсендәге Зарайск шәһәрендә яшәүче 42 яшьлек кеше булып чыккан, диелә “Известия” хәбәрендә.

Ир-ат җомга кичендә полициягә Ленинград проспектындагы кибеттә шартлау куелу турында хәбәр итә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре җентекләп тикшерүдән соң шартлаткыч җайланма тапмый. Гаепләнүче ярты сәгать эчендә тоткарлана.

Хәзер аңа карата терроризм акты турында ялган хәбәр тарату буенча җинаять эше кузгатылган, дип белдерделәр идарәдә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә терроризм турындагы ялган телефон хәбәрләр 11 сентябрь көнне килә башлады. Элегрәк Федераль иминлек хезмәте мондый ялган хәбәрләрдән салынган зыян 300 миллион сумны тәшкил итүе турында җиткерде.