Минзәлә районынында Чулман елгасында 32 яшьлек ир-ат баткан

Балыкчылар баткан ирнең гәүдәсен яр буена алып чыга.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ”). Минзәлә районында Чулман елгасында 32 яшьлек ир-ат баткан. Фаҗига Мәлкән авылы янында була, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ирнең батуы турындагы мәгълүмат Минзәлә районының 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 5.40 сәгатьтә килеп ирешә. Вакыйга урынына 6нчы номерлы зональ эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре юл тота. Шаһитләр хәбәр иткәнчә, баткан ирне балыкчылар ярдан 500 метр ераклыктагы алюминий көймә янында таба. Алар мөстәкыйль рәвештә баткан ирнең гәүдәсен яр буена алып чыга. Хәзер ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.