Фото: Биектау районында ир-атны товар поезды бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте «Биектау» тимер юл станциясе тирәсендә килеп чыккан

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында ир-атны товар поезды бәргән фаҗига урыныннан фотосурәтләр барлыккка килде. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдагы көнне 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына кич белән «Биектау» тимер юл станциясендә ир-атны йөк составы бәргәнлеге турында мәгълүмат килгән.

Коткаручыларның ярдәме кирәк булмаган. Урынга килгән табиблар аңсыз рәвештә булган зыян күрүчене хастаханәгә илткән. Ир-атның кулы сынган, башы җәрәхәтләнгән, кул бармагы өзелгән.

Гадәттән тыш хәл урынына 113 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция, табиблар һәм Россия тимер юл хезмәткәрләре килгән.