Казанда кызыл автобус “Ока” машинасын изгән

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының веб-репортеры һәлакәт булган урынга беренче килгән
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген иртән Казанда Толстой урамы тукталышыннан берничә метр ераклыкта кызыл автобус “Ока” автомобиленә бәрелгән.
Һәлакәт иртәнге пик сәгатендә, шәһәрлеләр эшкә ашыкканда булган. 89 нчы маршрут автобусы берничә метр гына тукталышка барып җитмәгән, аның каршына “Ока” килеп чыккан. Ике транспорт автобуслар йөри торган полосада бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә “Ока” машинасы нык яньчелгән. Бәхеткә, юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр юк. Хәзер һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, аларга һәлакәт килеп чыгуда кем гаепле булуын ачыкларга кирәк булачак. “Ока” автомобилен төзәтү мөмкин түгел.