Казанда Миллениум күперенә керә торган урында чит ил автомобиле әйләнеп капланган

«Шевроле Круз» автомобиленең йөртүчесе зыян күрмәгән.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанда Миллениум күперенә керә торган урында чит ил автомобиле әйләнеп капланган. Әлеге аварияне күргән кешеләр социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итә.

Машина юл каймасыннан ерак түгел әйләнеп капланган, аның алгы уң тәгәрәмәче чыгып очкан.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә әлеге мәгълүматны расладылар. «Шевроле Круз» автомобиле бүген иртән шәһәр үзәге ягыннан күпергә керә торган урында әйләнеп капланган. «Зыян күрүчеләр юк», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.