Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Ширәмәт-Карамалы юлында һәлакәт фаҗигале тәмамлана.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Кичә кич, 7 сентябрьдә, 18:30 сәгатьтә Ширәмәт-Карамалы юлында 7 нче модельле «Жигули» машинасы алдагы машинаны куып-узып китәргә теләгәндә каршы як полосасына чыга һәм «КАМАЗ» машинасына бәрелә.Фаҗигадә ике кеше һәлак була, ике кеше тән җәрәхәтләре ала.Юл-транспорт һәлакәте урынына ашыгыч хезмәтләр экипажы, шулай ук республика дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе барган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.