news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда елгага төшеп киткән тракторның йөртүчесе батып үлгән

Удмуртиядән килгән 47 яшьлек кешенең гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта тапканнар.

Татарстанда елгага төшеп киткән тракторның йөртүчесе батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер трактор елгага төшеп киткән. Аны йөртүче тракторчы ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать җидедә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның бердәм номерына Югары Суыксу авылындагы буада трактор йөртүче ир-атның батуы турында хәбәр килгән.

Фаҗига урынына 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Алар ир-атның гәүдәсен ярдан бер метр ераклыкта тапкан. Ул Удмуртиядән килгән 47 яшьлек эшче булып чыккан.

Фаҗига сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100