news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көймәнең моторы сүнү сәбәпле, төнлә Кама уртасында калган яшүсмерләрне коткарганнар

Балаларны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Көймәнең моторы сүнү сәбәпле, төнлә Кама уртасында калган яшүсмерләрне коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда төнлә көймәнең моторы сүнү сәбәпле, Кама елгасында калган яшүсмерләрне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген иртәнге сәгать дүрттә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыруның бердәм номерына республиканың Лаеш районында Камада калган ике яшүсмергә ярдәм кирәклеге турында хәбәр килгән. Көймәнең бензины беткән һәм мотор сүнгән, ә ишкәкләр сынган булган.

Яшүсмерләрне 3нче номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары иртәнге сәгать җидедә ярдан бер километр ярым ераклыкта эзләп тапкан. Көймәне ярга чыгарганнар. Яшүсмерләргә медицина ярдәме кирәк булмаган. Аларның төнлә елга уртасына ничек эләгүләрен полиция хезмәткәрләре тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100