Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән

Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”). Казанда Мәскәү районында сабый дүртенче каттан кибет өстенә килеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Гадәттән тыш хәл Декабристлар урамындагы 129нчы йортта кичә кич килеп чыккан.Ачыкланганча, фатирда 13, 11 һәм бер яшь тә өч айлык малай үзләре генә калган. Кечкенәсе үрмәләп тәрәзә төбенә менгән һәм ачык тәрәзәдәге москит челтәргә таянган. Ир бала кибет козырегына егылып төшкән.3нче коткару часте хезмәткәрләре баскыч куеп, сабыйны түбәдән алган. Табиблар баланы республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.