news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында бер атнада ике янгын булган

Июль ае башында районда ике янгын теркәлгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). 1 июль көнне Чирмешәндә абзар янса, 3 июльдә ут Лашман авылында торак йортка зыян сала. Бу хакта район газетасы яза.

Райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, район үзәгендәге Октябрь урамында чыккан ут казасы хакында янгын сүндерүчеләргә кичке бишенче яртылар тирәсендә телефоннан шалтыратып әйтәләр. Алар килгәндә, блоктан төзелгән, шифер түбәле абзар ут эчендә була, түбә янып бетә. Хәзер әлеге янгынның сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Лашмандагы янгын исә көнкүреш электр җиһазларыннан чыккан, ди белгечләр. Бурадан төзелгән, блок янкормалы өйгә зыян зур булса да, янгында, шөкер, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100