Ир-ат төзелеш краныннан егылып төшеп үлгән

Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү органнары ачыклый

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Лениногрскида тикшерү органнары төзелеш краныннан егылып төшкән эшче үлеменең сәбәпләрен ачыклый.

6 июль көнне Лениногорскида төзелә торган Садриев урамында “Сарет” ҖЧҖ янында төзелеш краны янәшәсендә биектән егылып төшү билгеләре булган 55 яшлек ир-ат гәүдәсе табыла.
Фаразлар буенча, ир-ат манаралы кранда эшләгән һәм мизгелләрнең берсендә ычкынып аска төшеп киткән. Башы белән рельсларга бәрелү нәтиҗәсендә, ул һәлакәт урынында да ук җан биргән.
Хәзерге вакытта тикшерүче тарафыннан һәлакәтнең ни рәвешле килеп чыгуы ачыклана. РФ Җинаять Кодексының 216нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган сыйфатлар (төзелеш эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу) буенча кузгатылган эшне тикшерү дәвам иттерелә.
Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.