Татарстанда гравий төялгән 2 баржа бәрелешкән

Прокурор тикшерүе үткәрелә

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Чулман транспорт прокуратурасы, Чулман елгасында суднолар бәрелешүе белән бәйле рәвештә, суднолар йөреше куркынычсызлыгы турындагы закон үтәлеше буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә, ягъни 7 июнь көнне 00.10да, Чулман елгасының 1611нче чакрымында ТРның Түбән Кама районы Красный Ключ торак пункты турысында “Татфлот” ҖЧҖнең (Татарстан Республикасы) “Шлюзовой-27” баржа этәрүче теплоходы һәм арендаторы “Марс-Плюс” ҖЧҖ (Ульяновск өлкәсе) булган рейдта торган баржа бәрелешә. 2 баржа да ком-гравий катнашмасы белән төялгән булган.

Бәрелешү нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, нефть продуктлары суга акмаган, әйләнә-тирә мохиткә зыян салу куркынычы юк. Баржаларның ватерлиния турысыннан югарырак борын өлешләре зарарланган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре, шулай ук салынган зыян күләме ачыклана.

Фаразлар буенча, бәрелешү “Шлюзовой-27” теплоходы капитанының өлкән ярдәмчесе гаебе аркасында килеп чыккан. Ул, су транспорты белән идарә иткәндә, җилнең тизлеген һәм юнәлешен исәпкә алмаган, шулай ук судноның куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итүнең барлык чараларын күрмәгән.

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, тиешле җәза чаралары куллану мәсьәләсе хәл ителәчәк.