Түбән Кама кадеты юл-транспорты һәлакәтендә үлгән

18 яшьлек кадет һәлакәт урынында үлгән, ә аның курсташының гомере өчен табиблар әле дә көрәшә
(Түбән Кама, 8 июнь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). 18 яшьлек түбәнкамалының юл һәлакәтендә гомере өзелгән. Фаҗига Красный Ключ бистәсендәге ял итү зонасына илтә торган автоюлда булган.
ЮХИДИнең пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, “тугызынчы” модель “Лада” тиешсез урында юл аша чыгып барган ике егетне бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Түбән Каманың кадет мәктәбен тәмамлаган егет һәлакәт урынында үлгән. Аның 1991 елгы курсташы бик авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.