Казанда төнге авария полиция хезмәткәре гаебе белән килеп чыккан

Әлеге уңайдан юл йөрү кагыйдәләрен бозу турындагы маддә (саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча җинаять эш кузгатылган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР Эчке эшләр министрлыгы полиция хезмәткәре гаебе белән килеп чыккан аварияне тикшерә.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Островский урамында Hyundai һәм Mitsubishi автомобильләре бәрелешкән, Hyundai машинасы белән полицейский — Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре идарә иткән.

Юл һәлакәтеннән соң ул авария урыныннан качып киткән. Нәтиҗәдә, Mitsubishi автомобиленең йөртүчесе һәм дүрт пассажиры (барысы да – үсмерләр) зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча тикшерү эш башланган. ТР буенча эчке эшләр министры авариядә гаепле полицейскийны эшеннән җибәрү турында карар чыгарган. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозу турындагы маддә (саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян китерү) буенча җинаять эш кузгатылган.