Алабугада 8 яшьлек бала югалган

Малай елгага төшкән булырга мөмкин.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районы Иске Юраш авылында югалган баланы эзлиләр. Бала елгага төшкән булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич белән 8 яшьлек малай югалуы турында хәбәр килде. Бер версия буенча, ул ярдан Юраш елгасына егылып төшә. Яр буенда боз, ә елга уртасына якынрак ачык су, диелә хәбәрдә.

5 нче Эзләү һәм коткару отряды коткаручылары, Алабуга гарнизоны янгын сүндерүчеләре һәм 50 волонтер яр буенча эзләү эшләре алып бара.