news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл читенә төшкән машинада бер кеше һәлак булган һәм берәү зыян күргән

Узган ялларда Арча районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстанда юл читенә төшкән машинада бер кеше һәлак булган һәм берәү зыян күргән

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда юл читенә төшеп киткән машинада бер кеше һәлак булган һәм берәү зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Узган ял көннәрендә республиканың Арча районында Урта Бирәзә авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

 Шаһитлар сүзенә караганда, «Опель» шоферы зур тизлектә идарәне югалткан һәм  машина юл кырыена төшеп китеп әйләнгән.

«Бәрелүдән иске чит ил машинасы металл өеменә әверелгән. Шофер шунда ук һәлак була. Күпсанлы имгәнүләр булган пассажирны хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләде авария шаһитлары.

Фаҗига сәбәпләре билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100