news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек машина йөртүче дүрт автомобильне бәрдерә

Авария кичә кич белән Әмирхан урамындагы 10нчы йорт янында булган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда исерек машина йөртүче туктап торган дүрт автомобильне бәрдерә һәм аннан соң агачка килеп бәрелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке унберенче яртыда Әмирхан урамындагы 10нчы йорт янында булган.

Әлегә билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында «КИА» җиңел машинасын йөртүче берьюлы берничә автомобильне - «Тойота», «Лада» һәм ике «Хендэ»ны бәрдергән, ә аннан соң агачка килеп бәрелгән. 

«КИА»ның 37 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында исерек килеш тоткарланды. Ул медицина тикшерүе узуыннан баш тартты. Ир-атка беркетмә төзелде» — диделәр ЮХИДИдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100