news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә шәхси мунчада чыккан янгында өлкән яшьтәге хуҗабикә һәлак булган

Янгын Забугоровка авылында килеп чыккан.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмә янындагы Забугоровка авылында шәхси мунча янган, янгында өлкән яшьтәге хуҗабикә үлгән. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич соң гына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Забугоровка авылында Елга аръягы урамында мунча януын хәбәр итәләр.

Ун минуттан соң урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Янгын сүндерүчеләр төтен белән тулган бинага ачык ишек аша үтеп кергән. 88 яшьлек хатынның мәетен мунча ишегалдыннан тапканнар.

Тагын ун минуттан соң янгын сүндерелгән. Яну мәйданы алты квадрат метр тәшкил иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100