news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамвай тәгәрмәче астында бала үлгән урында стихияле мемориал барлыкка килде

Һәлакәт вакыты видеога эләккән.

Трамвай тәгәрмәче астында бала үлгән урында стихияле мемориал барлыкка килде
Павел Климчак

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанның Гвардия урамында трамвай тәгәрмәче астында калып 11 яшьлек кыз үлде. Шул урында стихияле мемориал барлыкка килгән. Битараф булмаган кешеләр балалар уенчыклары алып килгән һәм аларны коймага беркетеп куйган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кыз бала балалар поликлиникасына ашыккан һәм араны кыскарту өчен юл буенча йөгереп чыккан.

Агентлык хәбәр иткәнчә, Казанда кыз баланы трамвай таптатып үтергәннән соң җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт вакыты видеога эләккән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100