Казанда техник җайланма ярдәмендә имтихан тапшырырга җыенган кызны тоткарлыйлар

Җайланма махсус техник чара дип танылса, аңа җинаять җаваплылыгы яный.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ЮХИДИгә имтихан тапшыру вакытында бүлек хезмәткәрләренең берсе махсус техник җайланмасы булган кызга игътибар иткән.

Имтихан алу бүлегенә полиция чакыртылган. Кыздан техник җайланма (аудио ярдәмчесе) алына һәм экспертизага җибәрелә. Хәзер җайланма махсус техник чара дип танылса, аңа җинаять җаваплылыгы яный.

«Машина йөртү таныклыгы алуга кандидат теоретик имтихан сорауларына җавап биргәндә нинди дә булса әдәбият, техник чаралар яки башка затларның әйтүләрен кулланган очракта, имтихан туктатыла, ә кандидатка „имтиханны тапшыра алмады“ дигән билге куела. Быел техник җайланмалардан файдалануның 140тан артык очрагы кисәтелде», — диде ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе контроль-профилактика бүлеге башлыгы Артем Филиппов.