news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси мунчаның түбәсе яна, утның өйләргә күчү куркынычы бар

Янгын башкаланың Төньяк бистәсендә Абай Кунанбаев урамында чыккан.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 8.07 сәгатьтә Казанның Төньяк бистәсендә Абай Кунанбаев урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына алынган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Урында шәхси мунчаның түбәсе януы ачыкланган. Хәзерге вакытта янгынның якынча мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итә. Утның күрше корылмаларга күчү куркынычы бар.

Зыян күрүчеләр юк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100