news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кызын кыйнаган хатын-кыз гаебен таныды һәм җәзаны үтәргә әзер булуын әйтте

Прокуратура Казанда ана кеше кызын кыйнаган видео барлыкка килгәннән соң тикшерү башлады.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз 1,5 яшьлек кызын кыйнаган. Ул видеода гаебен таныды һәм үкенүен әйтте.

«Мин кызыма карата бик начар җинаять эшләдем, аны кыйнадым. Үз гаебемне таныйм, бик үкенәм, мин җәзаны үтәргә әзер», — диде ул Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында чыккан видеода.

Россия Тикшерү комитетының рәисе Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга кушты. Тикшерү комитетының Үзәк аппараты «Җәфалау» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәләре буенча эшне тикшерүне контрольгә алган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, прокуратура Казанда ана кеше кызын кыйнаган видео барлыкка килгәннән соң тикшерү башлады. Аннары җинаять эше кузгаттылар һәм кызның анасын тоткарладылар.

Прокуратура хезмәткәрләре хастаханәдә зыян күргән бала янында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100