Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ир белән хатын сөрем газы белән агуланып үлгәч, җинаять эше кузгатканнар
Тикшерү комитетының якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат белән хатын-кыз 4 декабрьдә үлгән.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). 6 декабрьдә, кич Казанның Короленко урамындагы фатирларның берсендә сөрем газы белән агуланып үлгән ир белән хатынның мәетен тапканнар. Бу эш буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү комитетының якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат белән хатын-кыз 4 декабрьдә үлгән. Хәзер бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар, диде Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын Казанда фатирларында сөрем газыннан агуланып үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз