Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда авариядә хатын-кызның кулы өзелгән
Зыян күргән хатын-кызга 60-65 яшь тирәсе.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Энергетиклар урамында 7.47 сәгатьтә авария булды. Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ» га сөйләүләренчә, хатын-кыз тиешле булмаган урында юлны чыккан.
«Юл-транспорт һәлакәте аркасында зыян күргән хатын-кызның кулы өзелгән. Хатын-кызга 60-65 яшь тирәсе. Аны авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Урында автоинспекторлар эшли», — дип аныкладылар Казан ЮХИДИендә.
«Метроэлектротранс» МУП мәгълүматларына караганда, авария аркасында Декабристлар урамындагы 1 һәм 6 номерлы трамвай хәрәкәте туктатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз