Татарстанда «Лада» машинасы юл читенә төшеп китеп, куаклар арасында «кысылып» калган

Юл һәлакәте бүген төнге өченче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында булган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм куаклар арасында «кысылып» калган, исерек хәлдәге шофер зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте бүген төнге өченче яртылар тирәсендә республиканың Питрәч районында - Казан – Шәмәрдән автомобиль юлында булган. Зур тизлектә хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм куаклар арасында «кысылып» калган.

Шаһитлар әйтүенчә, машина хуҗасы исерек булган. Ул табиблар ярдәменнән баш тарткан.