Татарстанда чокырга төшеп баткан машинага ут капкан һәм ул төбенә кадәр янып беткән

Янгын бүген төнге беренчедә Петропавловская Слобода торак пункты янындагы тауда чыккан.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда чокырга төшеп баткан чит ил автомобиленә, канаудан чыгарга тырышкан вакытта ут капкан һәм ул төбенә кадәр янып беткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге беренчедә 112 бердәм номерына Петропавловская Слобода торак пункты янындагы тауда автомобиль януы хакында хәбәр килгән.

8нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урында «Джили» автомобиленең чокырга төшеп батуын ачыклаган. Машина йөртүче канаудан чыгарга тырышкан вакытта капот астыннан төтен күтәрелгән. 35 яшьлек ир-ат машинасыннан чыгып, утны сүндерергә керешкән, әмма булдыра алмаган.

Нәтиҗәдә, автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын транспорт чарасының система, механизм һәм узеллары төзек булмау аркасында чыккан дип фаразлана.